Минзәләдәге картлар йорт-интернатында яшәүче Наилә Гарипова махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен йон оекбашлар бәйли
Көн темасы

Минзәләдәге картлар йорт-интернатында яшәүче Наилә Гарипова махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен йон оекбашлар бәйли

Оекбашлар бәйләү өчен йонны аңа Чаллы хәйриячеләре алып килә.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Бәйләү — Наилә Гарипованың яраткан шөгыле, ул аның белән күптәннән шөгыльләнә. Күз нурларын, күңел җылысын кушып бәйләгән кул эшләнмәләре белән күргәзмәләрдә дә катнаша, балалар йортларына да җибәрә. Ә махсус хәрби операция башлангач, ул солдатлар өчен бәйли башлый. 

Җәй көне дә бәйләүдән туктамый кул остасы. Чаллы хәйриячеләре алып килгән йоннардан махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен йон оекбашлар бәйли.


Хәзер контракт хезмәте шартлары хезмәт итәргә теләүчеләр өчен тагын да кулайрак. Татарстанда бер тапкыр бер миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. Югары түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга мөмкин. Тулырак 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча белешергә мөмкин


Нет комментариев