Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минзәләдән Лилия Миннеханова сайлау участогында утыз елдан артык эшли

Шуның алты елы - Тупач авылында участок сайлау комиссиясе рәисе.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ")

Ә аның белән очрашуга бару сәбәбе - туган көне белән котлау иде. Өстәвенә Лилия Миннеханова Тупач авылының иң күренекле кешесе. Ул китапханәче дә, фельдшер- акушерлык пункты да аның җаваплылыгында. Өстәвенә, безнең үтенечне тыңлап, район газетасын авылдашларына җиткерүне дә үз өстенә алды.
Без аны котларга Коноваловка авыл җирлеген җитәкләгән Марат Галиҗанов белән килдек. Иң җылы теләкләребезне җиткердек.

Лилия Миннеханова, Тупач сайлау участогы рәисе:

- Тупач авылына килен булып төшкәннән бирле сайлау системасында инде мин. Быел беренче тапкыр туган көнемә туры килде. Шуңа бүген эш көне үткәне сизелмәде дә. Котлаучылар бик күп булды.

Авыл кешесе сайлауның бер көн үткәненә өйрәнгән. Өстәвенә пенсионерларыбыз да бик күп. Россия Президентын сайлауга бик җаваплы карыйлар. Күпчелек сайлаучыларыбыз килде инде. Эш тәҗрибәм булгач, комиссия әгъзалары белән бергә күптәннән эшләгәч дулкынлану юк.Сайлауга кадәр барлык йортларны йөреп , сайлау хакында аңлатып чыккан идек.

Көн көйле баргач авылдашларының сәламәтлегенә зыянлы тәэсир булмаган. Сайлау участогы урнашкан бинада клуб, китапханә, ФАП та урнашкан.Кирәк вакытта ашыгыч ярдәмне күрсәтергә һәрвакыт әзер сайлау комиссиясе рәисе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев