Минзәләлеләр «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең яшь урманчылары һәм ЭКОактивистлары география укытучысы Рушания Зиязиева җитәкчелегендә нарат үсентеләре утырттылар.
Бу чараны Минзәлә урманчылыгы оештырды.
Агач утыртучы мәктәп укучыларына махсус җиһазлар ярдәмендә алдан буразналар ясалган мәйданчык бүлеп бирелде. Җентекле инструктаж узганнан соң, әзерләнгән туфракта, Колесов кылычы ярдәмендә егетләр чокырлар казыдылар һәм анда үсентеләр утырттылар. Соңыннан үсемлекләр тирәсендәге туфракны һава калмаслык итеп тыгызладылар. Агач үсентеләрен утырту остазлар күзәтчелегендә башкарылды.
Айрат Минһаҗев, Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе:
—"Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе кысаларында безнең урманчылыкка кергән өч районда — Минзәлә, Мөслим һәм Актаныш районнарында берәр гектар мәйданда нарат үсентеләре утыртылды. Минзәлә районында Бакчасарай, Тулбай һәм Иске Александровка авыллары юлы буенда киселгән делянка урынына яшь агачлар утыртылды.
Безнең өстәмә
5 октябрьдә Татарстан Республикасында "Урманны саклыйк«Бөтенроссия акциясе уза. Аның кысаларында 1 млн.данәдән артык европа чыршысы, гади нарат, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш, имән һәм каен үсентеләре утыртылыр дип көтелә.
Акция барлыгы 170 мәйданчыкта узачак. ТР муниципаль районнарында агач утырту вакыты һәм урыны турында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең рәсми порталында белергә була: https://сохранимлесрф.рф/.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев