«Хезмәт терапиясе. Аның каравы без бөтенебез бергә», диләр алар.
Минзәләнең Конка дип аталучы өлешендә Карл Маркс, 66 йортында яшәүчеләр үз ишегалдыларын даими рәвештә күмәк көч белән чистартып торалар.
Шушы ялларда да кулларына көрәк алып, бөтенесе бергә өмә үткәрделәр.
«Без ишегалдыбызны гына түгел, яныбыздагы мәктәп балалары йөри торган тротуарларны да чистартып торабыз», — диләр тырыш шәһәрдәшләр.
Нет комментариев