Минзәләнең яшь боксчылары махсус хәрби операция геройлары истәлегенә республика турнирында призлы урыннар яуладылар
Ярышларда Татарстан Республикасының 9 районыннан һәм шәһәреннән 119 боксер катнашты
25-27 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә махсус хәрби операция геройлары истәлегенә республика турниры узды. Минзәлә шәһәрен 14 яшь боксер тәкъдим итте.
4 боксер турнир җиңүчеләре булды: Раян Каюмов, Семен Волков , Рифат Шәфиев, Арсен Харисов. 3 боксер икенче урынны алды: Данияр Юнысов, Родион Волков, Платон Бочкарев. 4 яшь спортчыга бронза эләкте: Данил Хәбиров, Вильдан Вафин, Ашот Микаелян.
— Егетләр әлеге турнирда лаеклы чыгыш ясады, аларның күбесе әле бокс карьерасын гына башлый, без, һичшиксез, үз хаталарыбыз өстендә эшләячәкбез, — дип билгеләп үтте аларның тренеры Булат Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев