Менә тагын яңа уку елына аяк бастык. Гимназия 238 укучыга үз ишекләрен ачты.
Тантаналы линейкага мәртәбәле кунаклар - ТРның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хәмәев, муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева, район Советы депутаты Эдуард Кузнецов, ДОСААФның Минзәлә бүлеге җитәкчесе Таһир Исмәгыйлов, район ветераннар советыннан ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Лениза Якиева һ.б. лар килгән иде. Алар укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны яңа уку елы башлану белән котладылар һәм укучыларга иҗади уңышлар, яхшы билгеләр, күңелле чаралар теләделәр. Айдар Салахов тәбрикләү сүзләреннән соң, гимназия директоры Гөлназ Сәмигулла кызы Хәлиуллинага сертификат тапшырды.
Аеруча беренче сыйныфка килгән балаларның кәефләре күтәренке. Аларны алда никадәр яңалык, ачышлар көтә.
Нет комментариев