Минзәлә Идарәче компания хезмәткәрләре йорт яны территорияләрен җыештыралар
Көн темасы

Минзәлә Идарәче компания хезмәткәрләре йорт яны территорияләрен җыештыралар

Бүген район башлыгы Айдар Салахов Изыскательләр бистәсендәге күпкатлы йортларда капиталь ремонт барышын карады, тиешле службаларга йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә кагылышлы бурычлар куйды.

Минзәлә Идарәче компания хезмәткәрләре йорт яны территорияләрен җыештыралар
Шәһәрдә күпкатлы йортлар ишек аллары территорияләрен ремонтлау, йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча быел масштаблы эш алып барылды. Болар федераль программалар кысаларында, шулай ук җирле бюджет һәм үзара салым средстволарына башкарылды.Шушы эшләр белән бер үк вакытта йортлар янын басып киткән агачлар, куаклар  кисеп алына, җыештырыла. Бу эшләрне Идарәче компания коллективы башкара. 
Хәзер әлеге оешма эшчеләре Изыскательләр урамындагы 1 нче комплекста капремонт барган 1/9, 1/10 нчы күпкатлы йортлар яны территориясендә эшлиләр: куакларны кисеп, машиналарга төяп баралар, җыештыру эшләре белән мәшгуль.
 


Нет комментариев