Минзәлә коррекцион интернат-мәктәбендә мунча себеркесен дә әзерлиләр
Көн темасы

Минзәлә коррекцион интернат-мәктәбендә мунча себеркесен дә әзерлиләр

Шифалы үләннәр кушып ясалган пиннекләр белән биредә тәрбияләнүче балалар рәхәтләнеп мунча керәчәк

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә коррекцион интернат-мәктәбенең балалар өчен кышкы запаслар әзерләвен хәбәр иткән идек. Мунча себеркесен дә әзерләп куйганнар!

Нурһади Гыйлфанов, Минзәлә коррекцион интернат-мәктәбе директоры:

- Барлыгы 200 берәмлек мунча себеркесе әзерләдек. Әлеге эштә Алсу Арысланова, дежур медсестралар Наталья Апанаева, Регина Логинова, Татьяна Петрова , Надежда Емельянова катнаштылар.

Күмәк көч белән ямьле көнне өмә барышында шифалы үләннәр кушылып ясалган пиннекләрне әйбәтләп киптерергә дә элеп куйганнар.

 


Нет комментариев