Минзәлә мәчетендә хәйрия корбан ашы үткәрелде
Көн темасы

Минзәлә мәчетендә хәйрия корбан ашы үткәрелде

30 август - Татарстан Республикасы, өстәвенә изге Җомга көнендә Минзәлә шәһәренең мәчетендә бик тә күркәм мәҗлес - хәйрия корбан ашы үткәрелде.

Җомга намазы тәмамланганнан соң, мөселманнар, җәмгысе 80 ләп кеше, мул итеп әзерләнгән табын артына уздылар. Әлеге мәҗлескә җыелуның сәбәбе булып күптән түгел генә узган Корбан гаете хөрмәтенә шәһәрдәшләребез тарафыннан чалынган маллар итеннән аш үткәрү булды. 

Хәйрия ашы буларак үткәч, мәҗлескә инвалидлар җәмгыятеннән һәм картлар йортыннан чакырулы кунаклар да бар иде. 

Ашка килгән кунакларны әлеге хәйрия мәҗлесе һәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев котлады, киләчәктә дә шулай бердәм, тату, матур яшәргә өндәде. Рәмзил хәзрәт Садыков та бер-береңә ярдәм итешеп, тынычлыкта, дуслыкта яшәүнең мөһимлеген искәртте.

Тулырак - газетабызның алдагы саннарында.

 


Нет комментариев