Минзәлә районында хуҗасыз этләрне планлы аулау оештырыла
Көн темасы

Минзәлә районында хуҗасыз этләрне планлы аулау оештырыла

Актаныштагы этләр приюты Минзәлә районында сукбай этләрне аулау эшен дәвам итә.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районында хуҗасыз этләрне аулауның чираттагысы кайчан була?

Рамил Ягафаров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе:

–Минзәлә районы (шәһәре) территориясендә хуҗасыз хайваннарны 28 мартта махсус оешма тарафыннан аулау оештырыла. Шуңа күрә этләрегезне хуҗасыз урамга чыгармагыз.

Хуҗасыз хайваннарны аулау буенча сорауларыгыз бар икән, 8-9047177500 телефоны буенча “Открытое ЖКХ” хезмәтенең диспетчерына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


Нет комментариев