Минзәлә районында тыл хезмәткәрен 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Көн темасы

Минзәлә районында тыл хезмәткәрен 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Хәния ханымның балачагы авыр сугыш елларына туры килә

Минзәлә районы Тулбай авылында яшәүче Хәния Сәетгали кызы Гәрәева 19 декабрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл хезмәткәре, хезмәт ветераны Хәния апаны юбилее белән котларга Урыс авыл җирлеге башлыгы И. Аксюкова, җирлек сәркатибе А. Зияева, авыл китапханә мөдире И. Билалова килделәр.

Хәния Сәетгали кызы Гәрәева 1931 нче елның 19 декабрендә Минзәлә районы Тулбай авылында туган. Хания апаның үсмер еллары урман кисүдә, басу кырларында эшләп үтә. 1950 елның 3 июнендә Свердловский өлкәсенә Волжанкага җибәрәләр. Анда бик авыр эшләрдә эшләргә туры килә. 1953 - 1954нче елда шахтада эшли. 1955 нче елда кире Тулбай авылына әйләнеп кайта. 1956 нче елда Заһит Гәрәевка кияүгә чыга. Тормыш иптәше Заһит абый белән 6 кыз тәрбияләп үстергәннәр, 11 онык, 16 оныкчыгы бар. Гомере буена Вахитов колхозында хезмәт куя. 1980 нче елда лаеклы ялга китә. Хәзерге вакытта кияве Рафаиль, кызы Алмираның кадер-хөрмәтендә яши.


Нет комментариев