Минзәлә районының 25 мәдәният хезмәткәре дипломлы булды
Көн темасы

Минзәлә районының 25 мәдәният хезмәткәре дипломлы булды

Дүрт ел дәвамында куратор булган, хезмәткәрләргә белем һәм юнәлеш биргән район мәдәният сараеның өлкән методисты Фиразия Сафиуллинага, барлык укытучыларга да зур рәхмәт, - дип хәбәр итә Иркәнәш авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльмира Галимова.

Һәркемнең тормышында була торган истәлекле бу вакыйгада районыбызның танылган шәхесе – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәймардановның роле зур. Ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә безне - мәдәният хезмәткәрләрен автобус белән үзе алып барып, дипломнарны да шәхсән үзе тапшырды.


Нет комментариев