Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районының күрсәткечләре ТР муниципаль берәмлекләре советы съездында югары бәяләнде

Съезд берьюлы онлайн-форматта да, оффлайн-форматта да узды.

(Минзәлә Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Казан шәһәрендә бүген Татарстан муниципаль берәмлекләре советының 15 нче съезды үткәрелде. Cъездда чыгыш ясаган ТР Премьер-министры урынбасары -ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз докладында ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап:

- Авыл җирлекләрен төзекләндерү буенча Минзәлә районы республика буенча икенче урынны били, биредә 81 объектта эш башкарылды (Россия, Татарстан һәм җирле бюджеттан барлыгы 122,3 млн сум юнәлтелде), Дәүләт программасы буенча финанслау күләме рейтингында Минзәлә районы 3 урында, - дип билгеләп үтте.

Шулай ук Минзәлә районының авыл җирлегендә авыл юллары челтәрен үстерү, гражданнарның торак шартларын яхшырту һәм найм килешүе буенча торак төзелеше буенча күрсәткечләре дә телгә алынды.

Коронавирус белән бәйле вәзгыять сәбәпле, Казанга чикле сандагы делегатлар чакырулы иде. Казанга район башлыгы Айдар Салахов, шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, район советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина, Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов, Әтрәкле җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов, Бикбау җирлеге башлыгы Люзия Мәрдамшина, Кадрәк җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин киттеләр. Калган җирлек башлыклары, шулай район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков җыелышның эшендә онлайн-форматта катнаштылар.

Съездны әлеге советның рәисе Әгъзам Гобәйдуллин алып барды, аның эшендә шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессының президенты Виктор Кидяев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һ.б. вазифаи затлар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев