Минзәлә театрында тагын бер яңалык-Муллиннар премиясе булдырылды.
Көн темасы

Минзәлә театрында тагын бер яңалык-Муллиннар премиясе булдырылды.

83 нче сезонны Минзәлә Татар дәүләт драма театры традиция буенча югары дәрәҗәдә-бүләкләр,котлаулар белән үткәрде.

Алып барганда театр директоры Роберт Шәймәрдәновның җорлыгы (без аның тизрәк терелүен көтәбез)җитмәсә дә, яңа сезонга әзерлекне тулаем алганда ул кулдан ычкындырмаган.Коллектив белән танышканда,иҗатка яшьләрнең ургылып керүе сизелеп,тоелып торды.Премьера спектакле бу фикерне тагын да куәтләде.Безнең сайтта ачылу тантанасын фотогалерия аша танышып булачак.Бер генә яңалыкка игътибар итте тамашачы.Муллиннар династиясенең гомуми стажы бу театрда бер гасырдан артып киткән икән.Шул уңайдан Рәзилә ханым беренче тапкыр үз премияләрен артистка Эльвира Хәйретдиновага тапшырды.Премьера спектаклендә режиссер кулы белән артистлар бик көчле уен күрсәттеләр.Ильяс Закиров үз роле белән,артист буларак тагын да югарырак баскычка күтәрелүен күрсәтте.Музыка,хәрәкәтләр классик әсәрне дә яңача трактовка биреп булуын күрсәтте.Әмма әсәргә башка халык мотивларын кертү дөрес түгелдер.Модалы булса да татар яшьләренең уен вакытында башка халык ритмнарына кереп китүе хакыйкатькә зыян китерә,минемчә...


Нет комментариев