Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә теннисчыларының уңышлары: Нестор кабат пьедесталга күтәрелде, ә Амелия иң яшь призер булды

Турнир Яр Чаллыда узды


Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Нестор Калашников һәм Амелия Ситдыйкова Яр Чаллы шәһәрендә узган өстәл теннисы буенча "Заря" спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә призлы урыннар яуладылар.
"Олимп" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче ике яшь теннисчы да, 3 урынга лаек булдылар. Нестор-2010 елгы һәм кечерәкләр категориясендә, Амелия-2012 елгы һәм кечерәкләр арасында.
Сүз уңаеннан, 6 яшьлек Амелия турнирның иң яшь призеры булды, ул 5 тапкыр үзеннән өлкәнрәк катнашучылар өстеннән җиңү яулады! 
Ярышларга баруны оештыруда минзәләлеләргә "Онлайн" реклама остаханәсе ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев