Минзәләдәге элеккеге росреестр бинасына хуҗа табылды
Көн темасы

Минзәләдәге элеккеге росреестр бинасына хуҗа табылды

Шәһәребез үзәгендә, Ленин урамы белән К.Маркс урамнары чатында урнашкан, заманында халык суды, соңрак росреестр бинасы булып торган, ә соңгы елларда файдаланылмыйча торуы аркасында күп кенә минзәләлеләрне борчыган бинада бу көннәрдә аеруча җанлылык күзәтелә: бинаның түбәсен сүтә башладылар.

Бездә булган мәгълүмат буенча, биредә кафе яки ресторан булачак дип сөйлиләр.

Иң мөһиме – борынгы бина файдаланылмыйча тормаячак. Ремонттан соң биредә нәрсә булачагы хакында рәсми чыганаклардан алынган мәгълүмат белән соңрак таныштырырбыз.


Нет комментариев