Җәй буе диярлек барган фонтан төзелешенең тәмамлануын шәһәребездә яшәүчеләр зур түземсезлек белән көтә.
Төзелеш эшләре бетәме икән дип кызыксынучылар аз түгел. Бу хакта подрядчы оешма –“Мелиорация“ Минзәлә ПМКсы” җитәкчесе Олег Ильин болай диде:
–Әлеге объектта эшләрнең 90 проценты башкарылды. Фонтанны эшләтеп карадык. Хәзер фонтан мәйданчыгы тирәли брусчатка җәюгә керештек. Шулай ук фонтан тирәли эскәмияләр, төрле якка борыла торган фигуралар–пингвиннар урнаштырасы, яшелләндерүгә бәйле эшләрне башкарасы гына калды.
Нет комментариев