Ул керәшеннәр мәдәниятен, телен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен торгызу һәм популярлаштыру эшенә шәхси өлеш керткәне өчен билгеләп үтелде.
Мамадыш районы Җөри авылында узган Питрау бәйрәмендә Минзәлә районы Түбән Юшады авыл клубы мөдире Наталья Чепкасова Татарстан халыклары ассамблеясының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
— Бу минем казанышым гына түгел, бу минем туганнарым һәм якыннарым — ирем, энем һәм киленебезнең дә казанышы. Мин аларга гомерем буе рәхмәтлемен. Без бербөтен. Рәхмәт әти-әниләребезгә безне шулай туган җанлы итеп тәрбияләгәнгә, — дип ассызыклады Наталья Чепкасова
Нет комментариев