Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Парадсыз булса да, Минзәләдә Җиңү бәйрәме уздырылачак

Коронавирус белән бәйле вәзгыять быел Җиңү бәйрәме үткәрүгә билгеле үзгәрешләр кертә.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Инфекция таралу куркынычы сакланганга, быел Җиңү бәйрәме илебездз, шул исәптән Минзәләдә дә башка еллардан үзгә форматта узачак.

- 8 май көнне Җиңү паркында сәгать 10.00 да сугышта ятып калганнарны искә алу чарасы уздырылачак. Ә 9 май көнне шулай ук сәгать 10 да башта Муса Җәлил паркында, аннан Ленин исемендәге паркта район башлыгы Айдар Салахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев катнашында чәчәк салу церемониясе оештырылачак, дип хәбәр итте “Минзәлә-информ” га  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева.

Шулай ук 8-9 май көннәрендә шәһәрдә ветераннарны агитбригадалар котлаячак – авылларда әлеге эшне авыл җирлеге җитәкчеләре һәм мәдәният хезмәткәрләре башкарачак.

Ветераннарга бәйрәм уңаеннан РФ Президенты Владимир Путин,  ТР Президенты Рөстәм Миннеханов, район башлыгы Айдар Салахов исеменнән котлыйлар, сугыш чоры җырлары яздырылган дисклар, азык-төлек наборлары бүләк итәләр. Медик-волонтерлар да аерым алганда – Минзәлә медицина училищесы вәкилләре - “Сезгә, кадерлеләребез” (“Вам, родные!”) акциясе кысаларында ветераннарга азык-төлек наборлары да тапшыралар.

Әлеге чараларның һәркайсысы коронавирустан саклану таләпләрен үтәп башкарыла.

Фотода - 2019 елгы Җиңү бәйрәменнән фотомизгел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев