Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр кешенең йөрәгендә игелеккә урын бар

Минзәләдә инвалидлар ункөнлеге кысаларында соңгы елларда традициягә әверелгән “Игелек янәшә" хәйриячелек марафоны уздырылды.

(Флүрә Мусина, "Мензеля-информ").

Хәйриячелек марафоны – ул инвалид балаларга, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән, авыр хәлгә юлыккан ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибар итү, ярдәм кулы сузу өчен тагын бер мөмкинлек.

Янәшәбездәге сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм кулы сузарга беркайчан да соң түгел.

 Район мәдәният йорты фойесында махсус хәйрия ярминкәсе оештырылган. Биредә район мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, башка социаль оешмалар хезмәткәрләре, шушы учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр көче белән кул эшләнмәләреннән бай күргәзмә булдырылган. Район үзәк китапханәсе китаплар, авыл клублары сөт ризыклары, пироглар белән сату итте. Аларны сатудан кергән акчалар хәйриячелек фондына тапшырылачак.

Айдар Салахов, район башлыгы:

–Һәр елны Яңа ел алдыннан игелек ункөнлеге үткәрелә. Ул – инвалидларга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, авыр тормыш ситуациясендә калган ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузу. Күпләр әлеге чарага чын күңелдән кушыла. Тормышта һәрдаим шәфкатьле булырга, бер-береңә ярдәм итәргә, кешеләр, аеруча инвалидлар һәм өлкәннәр проблемасына игътибарлы булырга һәм яшь буынны да шушы рухта тәрбияләргә кирәк.

Азат Хамаев, ТР Дәүләт Советы депутаты:

– Игелек – искиткеч гамәл! Игелек кылырга беркайчан да соң түгел. Һәркайсыбыз мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузып, игелекләр кылып, шатлык бүләк итә ала. Безнең уртак бурычыбыз ул. Йөрәк җылысы, юмартлыгыбыз дөньяны яктырак, тормышыбызны шатлыклырак итә. Барысы да безнең кулларда, без бергә күп нәрсә эшли алабыз.

Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаж кешеләр барлыгын онытмасак иде. Аларга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына –терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-борчуларында юаныч булыйк.

Чара барышында котлаулар да булды. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, яшьтәшләреннән калышмыйча, төрле чараларда актив катнашучы, җиңүләр яулаучы яшүсмерләр, яшьләр байтак. Шуларның берсе –Раил Авзалов. Ул “Чикләнмәгән талантлар” республика яшьләр фестивалендә катнашып, “Спорт без границ” номинациясендә җиңүче. Илья Гусев  шушы ук фестивальдә катнашып, “Киләчәктә ышанычлы.Профессионаллар” номинациясендә җиңеп чыккан. Аларга мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

“Бала – төп пассажир” чарасы кысаларында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан мөмкинлеге чикләнгән бала тәрбияләнүче Нуриевлар гаиләсенә автокресло тапшырылды.

Татьяна Мясникова, район социаль яклау  бүлеге начальнигы:

Районда 2158 мөмкинлекләре чикләнгән кеше һәм инвалид бала бар. Хәйриячелек марафонында җыелган акчалар райондагы инвалидларны дәвалауга һәм реабилитацияләүгә тотылачак. Узган ел Хәйриячелек марафонында 427 мең сум акча җыелган иде. Әлеге средстволар  инвалид балаларны дәвалауга, укытуга, дәвалау кирәк-яраклары алуга, матди ярдәм күрсәтүгә сарыф ителде.

Тирә-ягыбыздагы җылы карашка, игътибарга,дәвалауга һәм  матди ярдәмгә мохтаҗ мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә менә шундый игелекле гамәлләр кылу безнең көндәлек тормышыбызның бер өлешенә әйләнсен иде.

Безнең өстәмә

Район мәдәният йорты фойесында хәйрия тартмалары да куелган иде. Ярдәм итәргә теләк белдерүче һәркем марафон барышында бу тартмаларга акча салып, үзеннән өлеш кертә алды. Район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, оешма, учреждение җитәкчеләре дә марафонга үзләреннән өлеш керттеләр. Тамчыдан күл җыела, ди халкыбыз. Күмәк көч белән шактый гына сумма акча җыелды. Фойеда Теләкләр чыршысы да бар иде. Анда инвалид балаларның теләкләре язылган конвертлар эленгән. Чара барышында әлеге конвертларны да алып бетерделәр, дистәгә якын баланың теләкләре үтәләчәк, димәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X