1984нче сайлау участогы район мәдәният йорты бинасында урнашкан.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Май чабу бәйрәменнән соң район башлыгы Айдар Салахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев илебезнең булачак Президенты өчен тавыш бирергә сайлау участогына юнәлде.
Айдар Салахов сайлау комиссиясенән халыкның сайлаулардагы активлыгы белән кызыксынды. Сайлау комиссиясе рәисе Лариса Карамова хәбәр иткәнчә, 16 мартның 12 сәгатенә кадәр участокка беркетелгән сайлаучыларның 45%тан артыгы инде тавыш биргән.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты сайлаулары өч көн 15,16,17 март көннәрендә иртәнге сәгать сигездән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Нет комментариев