Әлеге семинарда республикабызның 15 район һәм шәһәрләреннән килгән 42 волонтер тәҗрибә уртаклашты, яңа белемнәр алды һәм илһам туплады.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Семинарда катнашучылар өчен лидерлык һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән белем бирү сессияләре, тренинглар һәм мәдәни чаралар оештырылган иде. Безнең районнан әлеге семинарда махсус хәрби операция башланган көннән үк волонтерлар сафына баскан актив һәм киңкырлы шәхес Ризида Хәлиуллина катнашты. Катнашты дию генә аз, ул Минзәлә районы волонтерлары мисалында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ни рәвешле ярдәм итәргә, эшне ничек оештырырга, социаль челтәрләрне ничек алып барырга кирәклеге хакындагы шәхси тәҗрибәләре белән дә бик теләп уртаклашты.
Ризида Хәлиуллина:
— Положение буенча әлеге семинарга районнан бер генә кеше чакырулы иде. Яшьләр үзәгеннән миңа барырга тәкъдим иткәч, мин каршы килмәдем. Семинарга МХО да катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар гына түгел, ә төрле юнәлешләр буенча эшләүче волонтерлар җыелган иде. Семинар өч көн барды. Беренче көнне ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР Ирекле мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин, «Күңелләре белән һәрвакыт яшь» төбәк көмеш волонтерлар үзәге җитәкчесе Зөлфия Сафина катнашында ачык диалог форматында очрашу оештырылды. Соңыннан бер-беребез белән якыннанрак танышу максатыннан һәр волонтер үзе, башкарган эше, шөгыле, әйтик, браслетлар үрү, әйберләр тегү, коры ашлар, мазьлар ясау буенча сөйләде, мастер-класслар күрсәтте.
Икенче көнне башкарган эшебезне социаль челтәрләрдә ничек күрсәтергә, аның аша башка кешеләрне ничек җәлеп итәргә кирәклеге хакында лекция тыңладык, видеолар монтажлау буенча практик занятиеләр үттек. Семинар «Добрый» лагерендә узганлыктан, кич белән учак янында утырдык. Мин махсус хәрби операция башланган елны 2022 елда ук күңелдә туган хисләрдән иҗат ителгән шигырьләремне укыдым.
Форумның өченче көне нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләүләр белән тәмамланды. Роберт Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсенә бардык. Яшь волонтерлар безгә ни рәвешле китапларны "дәвалаулары"н күрсәттеләр. Шигырьләр укыдылар. Балаларны яшьтән үк ярдәмчел булырга өйрәтергә, өлкәннәр үрнәгендә аларны да волонтерлык эшчәнлегенә тартырга кирәклеге дә искәртеп үтелде. Әлеге семинардан мин без, Минзәлә районы волонтерлары, дөрес юнәлештә эшлибез һәм күп нәрсәдә алга киткәнбез дигән фикердә кайттым. Шәһәребез һәм районыбыз кешеләре дә шулкадәр киң күңелле, ярдәмчел һәм бердәм.
Нет комментариев