Рөстәм Сарановның Минзәлә командасы белән соңгы җиңүе..
Көн темасы

Рөстәм Сарановның Минзәлә командасы белән соңгы җиңүе..

Әгәр дә ул Минзәләдән китсә, шулай булачак.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)

Минзәлә спорты өчен янып йөрүчеләр, аны күтәрүчеләр арасында: Рөстәм Минзәләдән китәргә йөри, дигән сүзләр колакка кергәч, егылып китә яздым. Дустыма шалтыраттым.

Рустам Саранов:

— Әйе, китәргә гариза яздым. Тиздән ике атна була. Бик яхшы эш урыны да тәкъдим иттеләр. Китү сәбәпләрен минем җитәкчеләр белә. Монда әйтеп тормыйм.

Мин Рөстәмгә үз фикеремне әйттем, билгеле. Район җәмагатьчелегенә дә җиткерәм: Минзәлә балалары оста тренердан, футболчылар яхшы уенчыдан — оештыручыдан мәхрүм кала.

Кешенең үсәргә теләге һәм мөмкинлеге бар икән, нигә аяк чаларга дип тә уйлап куям.

Җиңү дигәннән. Мини футбол буенча Алабуга Кубогына үткән ярышларда Минзәләнең 2012 елгы яшьүсмерләре беренче урынны яуладылар.

Ярышка Чаллы, Менделеевск тан килгән булганнар. Беренче урын өчен уенда, Алабуга командасын беренче тапкыр 3:0 белән җиңеп, фурор ясаганнар. Уенчылар шулай итеп, үзләрен ташлап китәргә җыенган тренерларына, рәхмәт әйткәннәрдер.


Нет комментариев