Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәр Яңа елга әзерләнә

Шәһәрне Яңа елга бизәүдә Минзәлә Идарәче компаниясе дә зур өлеш кертә.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Бу көннәрдә Идарәче компания хезмәтчәннәре күпкатлы йортларга төсле утлар иллюминацияләр урнаштыралар.
Роман Коротин, Идарәче компания директоры:
–Шәһәребездә яшәүчеләргә бәйрәм кәефе тудырыйк дип тырышабыз. Изыскательләр бистәсендәге 3 нче комплекстагы күпкатлы йортлар янындагы мәйданчыкка чыршы урнаштырып, аны бизәп куйдык. Аны бизәү һәм ян-якка тарттыру өчен 300 метр гирлянда кулланылды. Узган ел 1 нче һәм 3 нче комплекслардагы күпкатлы йортларга урам яктан барлыгы 650 метр дюралайт сузган идек. Быел 470 метр озынлыктагы дюралайтны М.Җәлил урамындагы күпкатлы йортка да урнаштырдык.
Безнең өстәмә
Бүген иртәнге 8 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр, Яңа ел иллюминацияләре урнаштыру белән бәйле рәвештә, К. Маркс урамы буенча (Ленин исемендәге үзәк стадионнан "Салават"кибетенә кадәр) автотранспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк. Үзегезгә уңайлы хәрәкәт маршрутын алдан сайларга киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев