Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

«Шифа» чишмәсе тирәсе яңартылды

Бу чишмә территориясе нефтьче Грайфер акчасына 2018 елда төзекләндерелгән иде.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)

Ярдәмчел нефтьче мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын- Никольский соборны да җимереклектән аның акчасы белән күтәрделәр, башка яхшылыклары да булды.Үткән чорда чишмә корылмалары да таушалды.

Район, Татарстан, Россия кешеләренең ял итү, сихәтләнү урынына әйләнеп килүче «Шифа» район хакимиятенең игътибарыннан беркайчан да читтә калмады.

«Аны төзекләндерү буенча проект әзер, ул экспертиза үткән. Илкүләм программага керү буенча эш бара. Беренче чиратта Рус Мөшеге авылы күпереннән чишмә урнашкан тау итәгенә кадәр асфальт юл салу каралган», — дип хәбәр итте «Минзәлә- информ» хәбәрчесенә Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов.

Чишмә янындагы су керү чанын җайлап урнаштырудан башланган эшләр, фотолардан күренгәнчә, шактый киң колач алган. Анда даими йөрүчеләр матурлык тууга үз бәяләрен бирерләр.

Реклама

Чишмә яны гына түгел, дини биналар да тәртипкә китерелгән.

Кызыксынучан кеше буларак территорияне тәртипкә китерүчеләр белән дә аралаштым. Нефть сүзе чыгуга, әтиле- уллы Юдиннар өлеше керүен аңладым. Радик Фәттаховта бу эштән читтә калмаган. Марат Сәмигуллин белән Николай Степановларның да өлеше кергән. Билгеле инде, әлеге җирлекнең бюджет өлкәсе хезмәткәрләре һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торганнар.

Ял итүчеләр ремонт барган көннәрне биредән өзелеп тормадылар.

Әлеге урынны туризмның бер почмагына әйләндереп, керемле нокта итәр вакыт шулай якынлаша ул.

Матурлыкка, файдага кеше тартыла бит. Җирле хакимиятнең шул матурлытан акча эшләргә тулы хокукы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев