Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Сыйныф җитәкчеләре арасында конкурсның икенче этабы башлана

25 октябрьдән иң яхшы сыйныф җитәкчесен ачыклау максатыннан menzela.ru сайтында тавыш бирү башлана һәм 31 окябрьга кадәр дәвам итә.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина “Татмедиа” АҖнең “Минзәлә-информ” филиалы белән берлектә Минзәлә районы мәктәпләрендә хезмәт куючы иң яхшы сыйныф җитәкчесен ачыклау буенча конкурс игълан иткән иде.

Конкурс өч этапта үтә.

1 нче этап “Минзәлә-информ” филиалының “Вконтакте” социаль челтәрендә “Самый Классный Классный – 2021” аралашу бүлегендә 15 нче октябрьга кадәр дәвам итте. Минзәләлеләр иң яхшы дип тапкан сыйныф җитәкчеләрнең исемнәрен шунда тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә, 34 катнашучы арасыннан ата-аналар, укучылар иң күп тәкъдим иткән 15 сыйныф җитәкчесенең исемнәре билгеле булды. Менә алар: Анна Анастасьева (3нче урта мәктәп, 5Б сыйныф җитәкчесе), Светлана Петрова (2 нче урта мәктәп, 9В), Гүзәлия Хамматова (кадет мәктәбе, 6 сыйныф), Надежда Устюжина (1 нче урта мәктәп, 2Б), Альфрида Мухамадеева ( кадет мәктәбе, 7,11 сыйныфлар), Ксения Погорелова (2нче урта мәктәп, 7В), Айсылу Ханова ( 2нче урта мәктәп, 5А), Рушания Зиязиева ( 2нче урта мәктәп, 10 сыйныф), Елена Перевозчикова (3нче урта мәктәп, 6В), Ольга Кирамова (2 нче урта мәктәп, 1В), Чулпан Рәхмәтуллина (2нче урта мәктәп, 7А), Ксения Крючкова (2 нче урта мәктәп, 1А), Юлия Нургалиева (2 нче урта мәктәп, 3В), Елена Юлдашева (1 нче урта мәктәп, 1В), Татьяна Ботова (2 нче урта мәктәп, 11 сыйныф). Әлеге сыйныф җитәкчеләре 2 нче этапка уза.

2 нче этап исә 25-31 октябрь көннәрендә безнең menzela.ru сайтында тавыш бирү формасында үтәчәк. Әлеге сыйныф җитәкчеләре өчен тавыш бирергә теләге булган һәркем безнең сайтка кереп алар өчен тавыш бирә, теләкләрен калдыра ала.

3 нче этап – ноябрь аенда – бүләкләү. Җиңүче тавыш бирү һәм конкурсант файдасына язылган комментарийлар, кайтавазлар, фотографияләр, видеороликлар нигезендә Әлфия Когогина тарафыннан билгеләнәчәк һәм ул  35 мең сум күләмендә акчалата бүләк ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев