Тантана мизгелләре бик кыска, ә башкарасы хезмәт - озакка
Бүген «Заиковский» хуҗалыгында шактый еллар алдан әзерләнеп (тирә- яктагы алдынгы технологияләрне өйрәнү, төзелеш өчен акча туплау) башланган эшкә беренче йомгак ясалды.
(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ"
540 баш савым сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексын рәсми ачу булды. Ни өчен беренче? Йөз миллион сум туздырып комплекс салу бер хәл, аннан нәтиҗәле итеп файдаланырга да кирәк бит. Радик һәм Салават Фаттаховларның максаты - яңа комплекста нәсел эшен югары дәрәҗәдә тотып, ашату һәм карауның иң заманча технологияләрен кулланып, көнлек сөт җитештерүне 15, алга таба 20 тоннага җиткерү.
Шуңа да тантана бер мизгеллек, ә бурычны үтәү өчен көн саен киеренке эш кирәк булачак.
Шуңа да әлеге комплексны салуда күп хезмәт куйган хезмәтчәннәр күңелендә бу көн истә калсын өчен авыл паркында концерт бригадасы чыгыш ясады. Бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләрне әлеге тантанага килгән район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Рафаэль Фаттахов тапшырды.
Кунаклар яңа комплекс белән танышып ферма терреториясендә булганнпн соң , зур кызыксыну белән ярминкәдә катнашучылар белән аралаштылар, эшләп торган ФАП хезмәткәрләре белән әңгәмә кордылар, рэтроавтомобильләр музеендагы экспонатларны карадылар, парктагы техниканың яңа һәм күп булуына сокландылар.
Бүген Әтрәкле авылында үткән вакыйга мизгелләрен безнең видеолардан карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев