Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татар Мөшегесе мәктәбендә ил сагында торган геройлар белән очраштылар

Чакырылган ветераннар үз чыгышларында укучыларга батыр, кыю булырга, авырлыклар алдында куркып калмаска дигән теләкләрен җиткерделәр.

(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)

К.А.Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе урта мәктәбендә кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу булды. «Без язмыштан җиңел юл өмет итмәдек» дигән темага әлеге чара хәрби-патриотик айлык кысаларында уздырылды. 

— «Туган якны өйрәнү» музее җитәкчесе Рима Галимәрданова җитәкчелегендә бу чарага зур әзерлек эше алып барылды.Иркәнәш, Әтрәкле авыл җирлекләре авылларыннан кайнар нокталарда катнашкан якташларыбыз турындагы материаллар тагын да баетылды.Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә багышланган стенд булдырылды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Татар Мөшегесе урта мәктәбе директоры Дания Әхмәтова.

Очрашуда Иркәнәш авылыннан Әфган сугышы ветераннары Хәмзә Лотфуллин, Хәлил Абдуллин, Чечня сугышы ветераны Рафаэль Абдуллин, Әтрәкле авылыннан Әфган сугышы ветераны Монаһир Нургалиев, Рус Мөшегесе авылыннан Валерий Юпаев, Михаил Федоров катнашты. Бәйрәм укучылар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм кунаклары өчен чәй өстәле дә  әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев