Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Театр яңа форматта концерт күрсәтте

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары шәһәребезнең Муса Җәлил паркы сәхнәсендә концерт күрсәтте.

(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Концерт башланыр алдыннан театр директоры Илнур Гайниев чыгыш ясап болай диде:

-25 август көнне Муса Җәлил һәм аның 11 көрәштәшләренең җәзалап үтерүләренә 77 ел тулды. Шәһәребездә Муса Җәлил Бөек Ватан сугышына китәр алдыннан 51 көн политруклар хәзерләү курсларында булган. Без,  минзәләлеләр, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгы турында беләбез, аның белән горурланабыз. Ул монда ике айга якын гына яшәсә дә, шигырьләр дә иҗат иткән, өлкән буын хәзер дә яхшы яктан искә ала.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, Илнур Гайниев һәм бер төркем җитәкчеләр, артистлар Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Минзәлә театры артислары сәхнәгә күтәрелеп “Казан сөлгесе” музыкаль комедиясеннән җырлы-биюле тамашаны башлап җибәрделәр.  Тамашачылар театрга яңа килгән яшь артистлар  башкаруында “Кыз урлау” спектакленнән бер күренеш,  “Хатын түгел-аҗдаһа”, “Аршин мал алан” , “Бер яшәп калыйк”, “Үз хатыныма өйләнәм” спектакленнән өзекләр карадылар. Шулай ук “Сөннәтче бабай” әсәре буенча куелган миләшләр биюе дә тамашачыларга бик ошады. Театр артислары Рифат Хафизов, Илназ Хисматуллин, “театр батыры”-Нәфис Гайфуллин башкаруында җырлар нур өстенә нур булды.  Концерт “Сүнгән йолдызлар” спектакленнән кыз казлары җыры белән тәмамланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, концерт яңа форматта узды.  Концерт искиткеч шәп булды һәм тиздән театрның 85 еллыгын да бәйрәм итәчәкбез. Шәһәребез кешеләренең күңелен күтәрү, хезмәттән соң йөрәкләренә дәрт өстәү максаты белән бу концерт  тамашачы күңеленә хуш килде.

Әлеге күркәм традиция шәһәребездәге бу паркта өч ел элек башланган иде. Театр коллективы тамашачылар өчен концерт куеп матур җырлар бүләк иттеләр.   Шулай итеп, паркта бала-чага тавышы гына түгел, җыр-моң да яңгырый.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев