Җиңүче турында район газетасының алдагы саннарында язып чыгачакбыз.
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә районы Тегермәнче авылында үз өйләре янында, бакчаларында чәчәк үстерүче ханымнар һәм туташлар арасында конкурс оештырылды.
— Әлеге конкурсны быел өченче тапкыр үткәрәбез. Авылыбызның уңган хуҗабикәләре бик теләп катнашалар. Быел 6 катнашучы булды: Илиза Хамматова, Гөлназ Бәдретдинова, Фидәлия Зарипова, Әлфинур Хамматова, Роза Хәертдинова, Алия Хәертдинова. Алар бөтенесе дә бик уңган, тырышлар. Бакчалары, да йорт тирәләре дә чип-чиста, пөхтә-матур. Үзләренең күз явырлык матур чәчәкләре белән бөтен авылыбызга ямь биреп торалар, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га конкурсның оештыручысы, Тегермәнче авылы клубы директоры Алсу Гыйлфанова.
Җиңүче авыл клубының ВК дагы төркемендә куелган лайклар саны буенча билгеләнде.
— Катнашучылар өчен тавыш бирү бик актив барды. Төркемебездә әле бу хәтле лайклар җыелганы юк иде, — ди Алсу Гыйлфанова.
Нәтиҗәдә 200 дән артык лайк җыеп беренче урынны Роза Хәертдинова (төп фотода) яулады. Аңа киләчәктә дә шулай матур чәчәкләр үстерүен теләп калып, истәлекле бүләк тапшырылды. Роза ханымның әлеге шөгыле турында «Минзәлә» газетасының алдагы саннарында аерым бер мәкалә әзерлиячәкбез, ул үзенең чәчәк үстерү серләре белән дә уртаклашачак.
Игътибарыгызга катнашучыларның чәчәклекләре фотографияләрен тәкъдим итәбез.
Роза Хәертдинова

Әлфинур Хамматова

Фидәлия Зарипова
Илиза Хамматова

Гөлназ Бәдретдинова

Алия Хәертдинова

Фотолар Тегермәнче авыл клубының ВК дагы төркеменнән.
Нет комментариев