Җәйге каникуллар — шәһәрләрдән балалар кайтып, авылларга җан кергән күңелле чак
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә районының иң кечкенә авылларының берсе булган Тегермәнчедә авыл клубы балалар өчен кызыклы чаралар үткәреп кенә тора.
Күптән түгел Яр Чаллыдан кайткан Алия Хәертдинова Пушкин картасы буенча балаларга гофрлы кәгазьдән чәчәк ясау буенча мастер-класс үткәрде.
— Әлеге мастер-класс 8 июльдә билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан үткәрелде. Балаларга бик ошады. Алар Алия артыннан кабатлап, оста итеп үзләре дә ясадылар. Соңыннан балалар әти-әниләренә бәйрәм бүләкләре ясадылар, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» гаТегермәнче авылы клубы мөдире Алсу Гыйлфанова.
Ә икенче көнне авыл һәм шәһәр балалары арасында шахмат, шашка ярышы үткәрелде.
Балалар оста, матур итеп уйнадылар, очколар тигез булды, диләр оештыручылар.
Нет комментариев