Россия Президентын сайлаулар ил өчен бик зур әһәмияткә ия иде. Чит илләрнең Украинадагы сугыш һәм меңләгән санкцияләр аша оятсыз тыкшынуына россиялеләр үз лидерларына тирән ышаныч күрсәтеп кенә каршы тора алалар иде. Шулай булып чыкты да.
Россиядә Президент сайлауларында барлык сайлаучыларның 77,44 проценты катнашты. Бу — рекорд. Владимир Путинга сайлаучыларның 87,29 проценты тавышларын бирделәр. Николай Харитонов (КПРФ) — 4,30, Владислав Даванков (Новые люди) — 3,84, Леонид Слуцкий (ЛДПР) — 3,21.
Соңгы нәтиҗәләрне рәсми төстә 21 мартта хәбәр итәчәкләр.
Татарстанда Россия Президентын сайларга сайлаучыларның 81,4 проценты килгән. Владимир Путин өчен тавыш бирүчеләр саны 89,53 процент тәшкил иткән.
Районда барлык сайлаучыларның 96, 21 % сайлау участокларына килде. 93,17 процент минзәләлеләр Владимир Путинга тирәнтен ышаныч күрсәтеп, аңа тавыш бирде.
Нет комментариев