ТОС җитәкчеләре маскировка сеткалары өчен тукыма кисәкләре әзерли
Көн темасы

ТОС җитәкчеләре маскировка сеткалары өчен тукыма кисәкләре әзерли

Махсус хәрби операциядәге якташ егетләребез волонтерларга бик күп күләмдә яңгырдан саклану өчен дождевиклар һәм маскировка сеткалары кирәк булуын әйтте.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

«Донна Роза» кибетендәге гуманитар ярдәм җыю пунктында ТОС җитәкчеләре волонтерларда булган тукымалардан сетка өчен тасмалар кисә башлады инде. Аларга маскировка сеткалары үрүдә шактый тәҗрибәсе булган волонтер Гөлназ Шәймөхәммәтова мастер-класс күрсәтте. 

Маскеровка сеткасы үрергә теләк белдерүчеләр бар. Хәзер исә волонтерлар тагын тукыма һәм сеткага заказ бирәчәк. Заказны түләү өчен, әлбәттә, шактый гына суммада акча да кирәк. Махсус хәрби операциядәге якташларга, волонтероларга акчалата ярдәм итәргә яки сетка үрүдә катнашырга теләк белдерүчеләр булса, волонтерларга мөрәҗәгать итә алалар («Донна Роза» кибете).


Нет комментариев