Реклама
Көн темасы
Тырмаларга, тырмаларга...
Дүшәмбе көнне район башлыгы Рәсим Садыков, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Юрий Исламов, хуҗалык җитәкчеләре белән самолеттан район басуларын карады.
Җиргә төшкәч, алда торган бурычлар турында сүз барды. Ә алар катлаулы һәм оператив хәл итүне таләп итә. Беренче чиратта көз көне сөрелгән басуларны ике-өч көндә тырмалап бетерергә. Көз көне чәчкән басуларның 40 проценты юкка чыккан дияргә була. Исән калганы да бик зәгыйфь утыра. Язгы кыр эшләренә өстәп тагын берничә мең гектарда чәчү үткәрергә кирәк була. Ә бурыч бик югары - игеннәрнең тулаем җыемы былтыргыдан ким булырга тиеш түгел.
Уҗымнарның зыян кү- рүендә агротехник технология сакланмау да бер сәбәп булып торуы әйтелде. Шуңа быел пар җирләрен калдыру, әйбәтләп эшкәртү бурычы куелды.
Очрашуда шулай ук сөт савуны киметмәү, азык запасына бик сакчыл карау турында күрсәтмә бирелде.
Юрий Исламов 2012 елның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр алдына куелган бурычлар бишъеллыгының соңгы елы икәнен җитәкчеләрнең исенә төшерде. Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы куйган башка бурычлар турында әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев