Умартачылар сезоны ябылуда Минзәлә районы делегациясе дә катнашты
Төбәкара масштабтагы күркәм чара күрше Мөслим районында узды
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Быелгы табигать шартлары гомумән авыл хуҗалыгы өчен сынаулы булса да, умартачылар зарланмыйлар. «Бал да җитәрлек булды, башка еллардан аермалы буларак, басулар агуланып, бал кортлары күпләп үлү проблемасы да кискен тормады. Аңлашып эшләгәнгә, яшәгәнгә җитәкчеләргә, агрономнарга рәхмәт», ди алар.
Тормышка социаль челтәрләрнең үтеп керүе дә болай да үзара гел элемтәдә булган умартачыларны тагын да ныграк берләштерергә мөмкинлек бирә. Күрше Мөслим районы Дусай авылында узган «Умартачылар сезоны ябылу» бәйрәме — шуның ачык мисалы.
Социаль челтәрләрдәге «Умарта» төркеменең админнары Яр Чаллыдан Илфат, Сарманнан Илдар әфәнделәр инициативасы, Дусай авылының данлыклы умартачысы Камил Шәехов тырышлыгы белән үткәрелгән бәйрәмгә Татарстан, Башкортостанның төрле районнарыннан гына түгел, хәтта Самара өлкәсеннән дә кунаклар җыелган иде. Камил Шәехов өчен умартачылык буыннан-буынга күчеп баручы нәсел кәсебе икән. Хәзер инде Камил абыйның оныклары Тимур, Әмир, Кәрим, Данир да умартачылык серләренә төшенеп бабаларына булышалар.
Минзәлә районыннан әлеге очрашуга умартачылар, интернетта Шәкүр бабай буларак танылган популяр блогер Азат Шәкүров (Иске Иркәнәш авылы), Рафил Гильмуллин (Куян авылы) бардылар. Шулай ук Иске Иркәнәш авылының танылган оста гармунчысы Айрат Галиев үзенең матур җырлары, көйләре белән чарага тагын да ныграк бәйрәм төсмерләре өстәде.
Чарада Мөслимдә генә түгел, тирә-як районнарда да халык арасында «Бал Мәрьям» дип билгеле Мәрьям Саламаева да катнашты. Әлеге гомерен умартачылыкны үстерүгә багышлаган белгеч үзенең күпьеллык тәҗрибәсеннән чыгып файдалы киңәшләре белән дә уртаклашты.
Умартачылар матур табигать кочагында мул табын артында бәйрәм корып, үзләренең тәҗрибәләре, бал корты карау серләре белән уртаклаштылар, тагы да үзара аралашып, киңәшләшеп торырга сүз куештылар.
Сүз уңаеннан, яз көне дә Дусай авылында «Умарта сезоны ачылу» чарасы үткәрелеп, анда Минзәләдән умартачы Равил Шәкүров, Иске Иркәнәштән Данил Хәсәншин дә катнашкан иде.
— Шушылай бер-беребез белән күрешеп, аралашып утырырга мөмкинлек тудырганнары өчен, әлеге бик күркәм чараны оештыручыларга, мул табын әзерләүчеләргә рәхмәт. Алга таба да шулай дус-тату яшәргә язсын, — диләр Минзәлә районы умартачылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев