Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә ике яңа бүлмә ачылды

Әлеге бүлмәләр тулысынча хәйриячеләр акчасына төзелде.

(Дифиза Нуриева, «Мензеля-информ»)
«Умырзая» тернәкләнү зәгендә ел дәвамында татарстанның төрле районнарыннан 350 дән артык бала тернәкләнү уза. Хәйриячеләр ярдәме белән хәзер биредә яңа туган нәниләр (0-4) гә дә тернәкләнү узу өчен мөмкинлекләр тудырылды. Төп бинага янкорма итеп ясалган бер бүлмәсендә нәниләр шөгыльләнәчәк, икенчесе исә педагог-психолог бүлмәсе буларак җиһазланган.

Төрле шәһәрләрдән җыелган актив кешеләрдән тупланган инициатив ярдәм группасы бүгенге бәйрәмнең төп кунаклары иде. Үзәк директоры Елена Сысоева аларга чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерде, балалар кулы белән ясалган истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Район башлыгы Айдар Салахов исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова хәйриячеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Балаларга дәвалану өчен яңа мөмкинлекләр ачулары өчен рәхмәт әйтте. 

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова да әлеге саваплы эшкә өлеш кертүчеләргә ихлас теләкләрен җиткерде. Аерым иганәчеләргәТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Инициатив ярдәм төркеме актив, ачык, позитив һәм юмарт күңелле кешеләрдән тупланган. Алар кешеләр, бигрәк тә авыру сабыйлар язмышына битараф түгелләр. Акча җыюда, төзелеш эшендә кулларыннан килгәнчә ярдәм иткән кешеләргә алар да үз төркемнәреннән Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Бәйрәм чарасы тәмам булгач, килгән кунаклар тантаналы шартларда кызыл лентаны кисеп, яңа төзелгән һәм җиһазланган нәниләрнең тернәкләнү бүлмәсен карадылар. Аның якты һәм уңайлы булуын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев