Урыс авыл җирлеге ханымнарына Минзәлә район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды
Көн темасы

Урыс авыл җирлеге ханымнарына Минзәлә район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды

Алар намуслы хезмәтләре өчен билгеләп үтелделәр

Урыс авыл җирлегенә кергән 3 авылда да — Урыста, Гөлектә һәм Тулбайда — 8 Март уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелде.

Әлеге чаралар кысаларында Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова җирлек тормышында актив роль уйнаучы ханымнарга Минзәлә районы башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.

— Җирлегебездә нинди генә эшләр башкарылмасын, алар һәрберсендә дә актив катнашалар. Рәхмәт аларга. Һәрберсен тагын бер кат бәйрәмнәр белән котлыйм һәм иң яхшы теләкләремне җиткерәм, — дип билгеләп үтте Ильмира Аксюкова.


Нет комментариев