Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Урыс авыл җирлегендә Геройлар Аллеясына нигез салдылар

Җирлекнең торак пунктларында компенсация буларак 3000нән артык нарат үсентесе утырттылар

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова «Минзәлә-информ» га хәбәр иткәнчә, Тулыбай авылы мәйданында 297 данә, Урыс һәм Гөлек авыллары зиратларында 297 һәм 1597 үсенте утыртылган.

Шулай ук Урыс авылында Геройлар Аллеясына нигез салынды — биредә 746 үсенте утыртылды.

— Геройлар Аллеясы илебезне саклаучыларга — Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбызга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм, әлбәттә инде, бүгенге махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлана. Киләчәктә монда истәлек тактасы да пәйда булачак, — дип сөйләде Ильмира Аксюкова.

Үсентеләрне «Дорожный мастер» ҖЧҖ биргән һәм утырткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев