Быелгы ел да искәрмә булмады.
Авыл бәйрәме ул- авылдашларның уңышлары һәм мәдәни мирас белән уртаклашу, шулай ук дусларча мөнәсәбәтләрне ныгыту. Өченче ел рәттән Усай авылында үткәрелеп килүче бәйрәм – "Авыл көне" быел Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Авыл китапханәчесе Гәрәева Нәкыя авылдашлар белән бергә Батулланың "Мизгел" әсәреннән өзек әзерләде. Өлкән яшьтәге авылдашларның сугыш чоры вакыйгаларын чагылдырган бу чыгышы һәркемне уйланырга мәҗбүр итте, тынычлыкның кадерен белергә өндәде.

Бәйрәмдә халык уеннары, спорт ярышлары, кызыклы конкурслар җыр-бию белән үрелеп барды. Авылдашлар, ераклардан кайткан кунаклар чәй өстәле артында гапләштеләр, уен-ярышларда, конкурсларда теләп катнаштылар.
Балалар өчен кызыклы уеннар, конкурслар оештырылды, мастер- класслар күрсәтелде.

Чыганак: Усай авылы китапханәсе.
Нет комментариев