Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вәгъдә- иман: Матвеевка авылында Алмаз Шәрипов салдырган храм- часовня изгеләндерелде

Советлар Союзы Герое Василий Гордов туган Минзәлә районының Матвеевка авылында часовня сала башлауның үз тарихы бар.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)

Әлеге авыл чиркәвен үткән гасырның 80 елларында, ишелә башлагач, сүткәннәр. Аның стена кисәкләре, биредә яшәүче христианнарның йөрәген яралап, җирдә яткан. Әлеге авыл янындагы басуларга инвестор булып Алмаз Шәрипов килгәч, христиан храмын торгызырга үтенеп мөрәҗәгать итүчеләр барлыкка килде. Халык җыеннарында да әлеге үтенеч мөрәҗәгать буларак рәсмиләштерелгәч, Алмаз Хантимер улы дин йортын өр- яңадан төзергә вәгъдә бирде.

Стенасы күтәрелгән арада тәреле куполны ясатып куйдылар.

Бүген часовня бинасын изгеләндерү һәм куполны урнаштыру тантанасы булды.

Әлеге тантанага авылның күпчелек халкы( авыл тарихы да кызыклы- аңа нигезне татарлар сала, берничә гасыр элек булган билгеле вакыйгалардан соң авылның статусы үзгәрә.Бүген биредә ике милләт халкы дус һәм тату булып көн күрә) килгән иде.

Алмаз Шәрипов та купол күтәрү тантанасын үз күзләре белән күрергә килгән. Рәсми затлардан- район башлыгының урынбасары Наил Хисамбиев, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Храм- часовняны изгеләндерү вазыйфасын башкарырга Кама арты округы благочинные протоиререй Андрей Дубровин килгән иде. Дингә кагылган оештыру эшләрен Минзәлә соборы настоятеле, протоиерерий Роман Храмутичев башкарды. Чиркәү собор буйсынуында булачак.

«Дин йортын төзүчеләргә рәхмәт, график буенча баралар. Түбәсен япкач, эчтәге штукатур- буяу эшләренә керешәчәкләр. Электр белән җылытылачак, хәтта идәне дә. Мин вәгъдәмне үти алдым, дип саныйм. Әзер булгач, храм буш тормас дип ышанам. Динле кешеләр саны артып, халыкның күңеле дә сафланыр, дип ышанып калам», — диде безгә храм төзүне финанслаучы Алмаз Шәрипов.

Без аның белән әлеге авылда мәчет төзергә теләүчеләр барлыгы хакында да фикер алыштык. Әңгәмәдәшемнең вылның, әлеге төбәкнең тарихын тирәнтен белүен төшендем. Чынлап та һәр нәрсәнең үз җае, үз вакыты бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев