Валерий Салимов машина йөртүче дә, диджей да һәм күпбалалы әти дә
Көн темасы

Валерий Салимов машина йөртүче дә, диджей да һәм күпбалалы әти дә

Шулай да аның төп эше — машина йөртү. Менә инде өч елга якын ул «Эконом» автопаркында Минзәлә-Чаллы, Чаллы-Минзәлә рейсы буенча җиңел машинада пассажирлар йөртә.

(Дифиза Нуриева, "Минзәлә-информ")

Үз эшемә күнектем

Моннан берничә ел элек ачылган автопарк пассажирлар өчен уңайлыклар тудыру белән беррәттән машина йөртүчеләрне, диспетчерларны эшкә алып, дистәдән артык минзәләлеләргә эш урыннары да булдырды. 

Сер түгел, бүгенге көндә Минзәләдәге ир-атларның күбесе вахта ысулы белән Себер якларында яки башка җирдә хезмәт куя. Таксида, гадәттә, эштән бушаган арада, өстәмә акча кертү өчен генә эшлиләр. Ә Валерий Салимов өчен бу төп эш. 

—Бу эшемә мин күнектем. Әлегә беркая да китәсем килми. Эш шартларыннан да, хезмәт хакыннан да мин кәнәгать. Гаиләм янында буласым килә. Һәркөнне эштән соң кич белән хатыным Регина, өч улым янына шатланып кайтам. Балаларым белән рәхәтләнеп уйныйм, аларның үскәнен күрәм, хатыныма ярдәм итәм. Шимбә белән якшәмбене тулысынча гаиләмә багышлыйм, — ди күпбалалы гаилә башлыгы. 

Эш шартларына килгәндә, чыннан да зарланырлык түгел. Валерий әле июль аенда гына автопаркка кайткан яңа кара «Гранта» машинасында йөри. Өч ел эшләү дәверендә бу аның өченче машинасы. Гомумән, бу оешмада җитәкчелек автомобильләрне череткәнче файдаланмый. 1-1,5 ел йөргәннән соң иске автомобиль яңага алыштырыла. 

—Автопаркка эшкә урнашканда син машина йөртүчене алыштыручы булып кына эшкә урнашасың. Сиңа беркетелгән машина булмый. Бераз вакыттан соң гына инде сиңа машина беркетәләр һәм син һәрвакыт шул машинада йөрисең. Ял көннәрендә ул машинага икенче шофер утыра. Ничек ял итәсен һәр машина йөртүче үзе хәл итә. Минем график исә 5 көн эшләп 2 көн ял итү, — ди Валерий. 

Нигездә автопарк машиналары бер үк рейс: Минзәлә-Чаллы һәм Чаллы-Минзәлә маршруты буенча йөри. Көн дәвамында Чаллыга 3 яки 4 рейс ясыйлар. Шул рәвешле 600-700 км юл үтелә. Пассажирлардан сорау булса, башка шәһәрләргә дә йөриләр. 

Без беркая да ашыкмыйбыз

Бер карасаң, әзер машина, көн дә бер үк юл — нәрсәсе бар инде бу эшнең дип уйларга мөмкин. Ләкин һәр эшнең үз авырлыклары ди Валерий.

—Кайсыбер көнне һава торышы сыный безне, я машина көйсезләнеп ала. Көне көне белән начар кәеф белән утырган пассажирларларның моң-зарын тыңларга туры килә... Алар я иртә килдегез, яки соңга калдыгыз, я йөрү бәясе кыйбат дип зарлана. Үзем мин бик төгәл кеше, әйткән вакытта пассажирларны килеп алырга тырышам. Ләкин безне дә аңларга була: һава торышы, юлдагы бөкеләр һәм башка сәбәпләр килеп чыгарга мөмкин. Машина йөртүчегә психолог та булырга туры килә, — ди ул . 

Сүзебез пассажирлар темасына кереп киткәч, даими клиентлары булу, гадәттә нинди яшьтәге кешеләрнең аларның хезмәтеннән файдалануы хакында да кызыксындым.

—"Попутчик" хезмәтеннән өлкәннәр дә, яшьләр дә файдалана. Студентлар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә йөри. Минзәләдән Чаллыга заводка эшкә баручылар күп. Шулай ук, ничек кенә сәер яңгырамасын, Минзәләгә Чаллыдан эшкә килүчеләр дә бар. Минем белән еш йөрүчеләрне истә калдырам, «сезгә кая» дип сорамыйча да, кирәкле урыннарына илтеп куям,— ди тәҗрибәле машина йөртүче. 

Пунктуальлеккә килгәндә пассажирлар арасында өлкәннәр беренче урында тора. Алар ишек төбенә машина килеп туктаганчы ук урамга чыгып көтеп тора, ә менә яшьләр көттерергә ярата. 

—Безнең төп кагыйдә: без беркая да ашыкмыйбыз. Әгәр дә пассажир кая да булса китәргә, барып җитәргә ашыга икән — ул машинаны иртәрәк бронировать итә. Безнең билгеле бер маршрут һәм аңа билгеләнгән вакыт бар һәм без шуның буенча хәрәкәт итәбез. Кеше ашыга дип машина куу, яки аны беренче итеп ул әйткән тукталышка илтү юк. Пассажирлар белеп торырга тиешле тагын берничә кагыйдә: без алкоголь кулланган яки исе килеп торган пассажирларны алмыйбыз. Әлбәттә, болар барысы да башка пассажирларның иминлеген булдыру өчен эшләнә — дип гомуми кагыйдәләр белән таныштыра Валерий. 

Укытучыларым яхшы булды

Валерий аралашучан, ачык кеше. Шул ук вакытта аның төпле фикерле, һәрнәрсәгә үз карашы, тормышка билгеле бер планнары булган ир-ат икәне дә күренеп тора. Һәр тормыш этабында ул алга куйган максатларына ирешеп бара. 
Тумышы белән ул Юртау бистәсеннән. Кечкенәдән үк тырыш, эшчән булып үсә. Урып-җыю эшенең асылына төптән төшенер өчен ул башта амбар алдына эшкә керә. Соңыннан комбайнга утыра. Комбайн ярдәмчесе, комбайнер булып эшли. 

—Минем бик тә машина йөртәсе килде. 16 яшемдә үк ДОСААФ ка укырга кердем. 17 яшемдә имтихан биреп, 18 яшемдә права алдым. Автомәктәптә укытучыларым яхшы булды. Ул вакытта автомәктәп директоры Сергей Топоров, теория буенча укытучылар Фәрхәд Фәритович һәм Ольга Александровна, ә инструкторым Александр Ботов иде, — дип бүген дә һәрберсен исемләп әйтеп сөйли ул. 

Бар эшкә дә өлгерә

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр. Валерийның да һөнәрләре шактый. Ул белем буенча физкультура укытучысы. Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаган. Тагын бер иҗади һөнәре ул — диджей. Төп эшеннән бушаган арада яки ял көннәрендә «Одзун» кафесында ял итүчеләрнең корпоратив кичәләрен, бәйрәмнәрен музыка белән баета. 

-Берничә эшне бергә алып бара алам икән — нигә әле эшләмәскә, - диде ул әңгәмәбезне йомгаклап.

Рейс арасындагы төшке аш вакытын безнең белән махсус әңгәмәгә сарыф иткән Валерий машинасына утырып кабат шәһәр буенча пассажирлар җыярга чыгып китте. Хәерле юл, Валерий. Юлларыңда һәрвакыт яшел утлар гына янып торсын, итагатьле пассажирлар туры килсен.


Нет комментариев