Минзәләдә Россия флагы көне уңаеннан велойөреш уздырылды.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Велойөрешкә старт В.Ленин исемендәге стадионда бирелде. Үзләренең туган иле булган Россиягә һәм аның дәүләт символларына хөрмәт күрсәтергә теләүче минзәләлеләр узган елга караганда да күбрәк иде быел. Гаиләләре, дуслары һәм хезмәттәшләре белән килүчеләр дә шактый булды. Әлбәттә, зур күпчелекне балалар тәшкил итте.
Яшь юл иминлеге инспекторлары (ЮИД) белән бергә Чаллы шәһәре территориаль идарәнең «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Минзәлә районындагы профилактика бүлеге начальнигы Наталья Железкова велосипедчылар алдында чыгыш ясап, велосипед белән юлда дөрес хәрәкәт итү кагыйдәләрен кабат исләренә төшерделәр. Кагыйдәләр язылган памяткалар һәм ут кайтаргыч тасмалар тараттылар.
Россиянең төп символы — өч төстән торган флаг күтәргән велосипедчылар шәһәр үзәгенә юл алдылар. М.Җәлил паркы тукталышында велойөрешчеләрне район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Беренчеләр» хәрәкәте активистлары каршы алды.
Бергәләп флеш-моб биегеннән соң велойөрешчеләр шәһәребезнең иң гүзәл урыны һәм маршрутның соңгы туталышы булган Минзәлә елгасы ярына таба кузгалдылар.
Район яшьләр бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин велойөрешне тантаналы рәвештә ачык дип белдерде:
—Байрак — кешеләр тарихының һәм яшәешенең алыштыргысыз өлеше. Әләм тантана-бәйрәмдә дә, яу кырында да алгы планда торган, кешеләрне берләштереп һәм алга өндәп җилфердәгән. Бүген дә без шушы истәлекле көндә, велойөрештә катнашып, илебезнең патриотлары булуыбызны күрсәтәбез. Шунысы сөенечле: велойөрештә катнашучылар, әлеге көнне матур бер бәйрәмгә әверелдерүчеләр саны елдан-ел күбәя.
Соңыннан велойөрештә катнашучылар төрле номинацияләрдә дипломнар тапшырылды. Чаллы шәһәре территориаль идарәнең «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Минзәлә районындагы профилактика бүлеге начальнигы Наталья Железкова да аларга файдалы бүләкләр тапшырды.
«Иң спорт сөюче гаилә» дип велойөрешкә гаиләләре белән чыккан Храмутичевлар, Сафиуллиннар һәм Шәйсуваровлар гаиләләре билгеләнде.
«Иң тәҗрибәле велойөрешче» исеменә Альфир Сафиуллин лаек булды.
«Экипировкалы велойөрешче» номинациясендә Маргарита һәм Михаил Храмутичевлар бүләкләнде.
«Иң дус коллектив» исеменә 3нче урта мәктәп белән казначейство коллективлары ия булды.
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Септима» кавер төркеме велойөрештә катнашучыларга үзләренең патриортик җырларын бүләк итте.
Нет комментариев