Воровский бистәсендә хезмәт аша туган як табигатенә сак караш тәрбиялиләр
Көн темасы

Воровский бистәсендә хезмәт аша туган як табигатенә сак караш тәрбиялиләр

Биредә балалар белән бергә өмә үткәрделәр

Әлеге өмә барышында мәктәптә укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр олылар белән берлектә бистәнең үзәк өлешен, һәйкәлләр тирәләрен чистартып чыктылар. 

Әлфия Латыйпова, Воровский исемендәге авыл җирлеге башлыгы:
— Әлеге өмәнең асылы балалардан кече яшьтә үк хезмәткә, туган якка карата мәхәббәт, сак караш тәрбияләү иде. Кечкенә авылдашларыбыз әти-әниләре, олылар белән бергә хәлләреннән килгәнчә тырышып эшләделәр. Алар белән башка кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итәргә кирәклеге турында да әңгәмә алып барылды.

Балалар өчен тәрбияви мәгънәгә шундый хезмәт чараларын алга таба да үткәрергә планлаштыралар.

Фотолар Воровский исемендәге авыл җирлеге архивыннан.


Нет комментариев