Воровский авылы халкы бердәм
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)
Әлфия Латыпова, Воровский исемендәге авыл җирлеге башлыгы:
— Безнен Воровский авылы группасы бар. Оештырасы өмәләрне, көнен, сәгатен язып, авыл халкын өмәгә чакырабыз. Килми калган көннәре юк. Бигрәк тә инде авыл халкы, мобилизациядәге егетләребезгә дигәч, бик теләп киләләр. Әштә калганнары, өйләрендә ясап, яңадан китерәләр. Үзләре белән әле йомыркасын, онын һ.б. әйберләр алып киләләр. Бик актив кешеләрне санап китәм: Хаметова Тәнзилә апа, Ахметзянова Назия, Нуреева Альфира, Сафина Хәния, Гарфутдинова Ирина, Силякова Римма, Шаймуратова Кәримә, авыл советы, бюджет кызлары да читтә калмый. Килә алмаган апаларыбыз йомырка, он жибәрәләр. Менә алар: Муллагалеева Тәнзилә, Музипова Зөхрә, Гаврилова Гөлнур, Мавлеева Гөлназ, Камалова Гөлфия, Зинатуллина Людмила, Гиздатуллина Тамара, Мингазетдинова Фәридә һ.б. Бәлкем, бар кешене санап та бетермәгәнмендер. Аерым магазин хужасы Елхов Валерийга күп рәхмәтебезне белдерәсе килә. Барлык авыл халкы алдында башымны иям, зур рәхмәтемне белдерәм. Гомумән Воровский авылы халкы бердәм, авылын, халкын яратучы, җаннарын атучы халык. Белгәнегезчә, күп өмәләр оештырып, күл, су буйларын чистартып, мәчет төзергә тотынган кешеләр яши бездә.
Без инде башта гуманитар ярдәмне «Дона Роза» кибетенә илтә идек, хәзер исә, соңгы ярты елда, Светланага «Автозапчасти» кибетенә китерәбез, бик җайлы.
Нет комментариев