Хәбибуллиннар гаиләсе — волонтерлар сафында
Көн темасы

Хәбибуллиннар гаиләсе — волонтерлар сафында

Бүгенге көндә алар өйләрендә маскировка сеткалары үрү өчен заготовкалар әзерләү белән мәшгуль.

Районыбызның күркәм гаиләләренең берсе булган Васил һәм Илсөя Хәбибуллиннар гаиләсе волонтерлык эшчәнлегендә дә үрнәк булып тора. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар белән даими элемтәдә торалар. Кирәкле әйберләрне алу өчен акчалата да ярдәм күрсәтәләр, чәкчәк пешерү өчен йомырка да алып киләләр, хуш исле чәй өчен үләннәр дә киптерәләр.

Ә хәзер исә өйләрендә маскировка сеткалары үрү өчен заготовкалар әзерләү буенча кечкенә генә цех булдырганнар. Шунысы игътибарга лаек: бу эшкә алар оныкларын да җәлеп иткән.


Нет комментариев