Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы ярминкәдә өлгеррәкләр продукцияләрен бер сәгать эчендә сатып та бетерделәр

Ярминкәгә хуҗалыклар, фермерлар, эшмәкәрләр сыер, сарык ите,каз, үрдәк, тавык һәм күркә ите, катнаш азык, бодай, солы борчак, бал,кишер, һәм башка продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов сәүдә рәтләрендә йөргәндә сатып алучылар һәм ярминкәгә килгән сатучылар белән аралашты. Аннары ул район мәдәният сарае каршында җыелган халыкны язның беренче бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде һәм хезмәттә яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен район мәгариф бүлегенең  4 хатын-кызына район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ярминкәдә тавык-үрдәк түшкәләре 700-1000 сум, казлар авырлыгына карап 1800-2200 сум тора иде. Кайсыберләре ике каз түшкәсен  3500 сумга да сатып җибәрде.Иске Маҗын авыл җирлегенең продукциясе бик күп төрле иде. Илгиз Сахапов 20 түшкә куян ите алып килгән, аның да итен тиз арада алып бетерделәр.Аю авыл җирлегенән Адиевларның да сатар продукцияләре бик күп, зәвык белән бизәгәннәр.Шулай ук Тәкермән, Иске Мәлкән авыл җирлекләренең дә продукцияләре бик күп, Атлас Вилдановның сарык түшкәсен бик яратып алдылар. Яңа Маҗын авыл җирлеге60 дистәдән артык йомырка алып килгән булган, бу ярминкәдә йомырка да бик үтемле продукция булып чыкты. Шушы җирлектән килгән “Кишев” КФХсының да бер тонна бодаен берәү шунда ук күмәртәләп алды. Ярминкәдә “Клещевников” КФХсы бодай, борчак, катнаш азык белән сәүдә итте. “Айнур Муллахмәтов” КФХсы да 4,3 майлылыктагы 300 литр сөтне тиз арада сатып бетерде. Иң мөһиме, алар кыйммәт түгел иде. Чөнки сатучылар бәясеннән тормадылар, очсызга да сатып җибәрделәр.  Минзәлә интерат мәктәбе сыерчык оясына чаклы ясап алып килгән. Бу мәктәпнең сатар әйберләре шактый, халыкка бакча эшләрендә кулланыр  өчен төрле  кирәк-яраклар ясаганнар, шулай ук өйдә утырырга урындыклар һәм скәмияне дә тиз арада алып бетерделәр.  Район мәгариф бүлегенең дә сатар  сувенирлары шактый иде  Шәһәрдә базарда көн дә ит сатылса да халык барыбыер ярминкәгә чыгып үзенә кирәк итен сатып ала. Әнә Юрий Исламовка бот ите калмаса да, 25 килограмм ит сатып алды. Балык участогы 800 килограмм балык алып чыккан иде,аларның балыкларын да халык яратып алды. Мәдәният хезмәткәрләре ярминкәгә, Май чабу бәйрәменә зур концерт программасы әзерләгәннәр, килгән халык тамашаны яратып карады..

Безнең белешмә. Ярминкәдә 42 сәүдә ноктасы эшләде, алар барысы бергә 1 миллион 400 мең сумлык продукция саттылар. Шулай ук читтән килгән 6 эшмәкәр төрле җимешләр, киемнәр һәм башкасы белән сәүдә итте. Ярминкәдә иң очсыз итне “Заиковский” хуҗалыгы килосын 350 сумнан сатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев