Югары Тәкермән фермеры Салават та сынатмый
Заманында Салават Хасаншин әтисе белән бергә фермерлык хуҗалыгы оештырып эшли башлыйлар. Акрынлап төрле техника юнәтәләр.
(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Салават 2017 елда “Эш башлаучы фермер” буларак грант ота. Шул акчага 100 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән абзар төзи һәм төрле җирдән симертү өчен бозаулар сатып ала. Эшмәкәрнең фермасында бүгенге көндә өч кеше хезмәт куя. Салаватның бүгенге көндә 80 баш симертүдәге үгезләре бар. Булдыклы фермер хәзерге вакытта ит токымлы герефорд, симменталь үгезләр тота. Ул үгезләрнең һәрберсеннән ким дигәндә 300 кило ит чыга. Җитештергән итен Чаллы шәһәрендәге базарда, ярминкәдә һәм авылдашларына сата. Аның итен чират торып алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев