Алмаз Авзалов - "Кызыма"
Язмыш инде күптән язылгандыр... Минем чәчем инде бәйләнгән. Нәни кызым елмаюын күрү инде зур бәйрәмгә әйләнгән. "Әттә патит кирәк, мутик кирәк! Мин, әтием, сине яратам!" Нинди бәхет ишетеп яшәү һәркөн, Шундый сүзләр газиз балаңнан. Кызчыгымның нәни куллары Муенымны кочып ала да - Мин күкләргә очкан кебек булам, Яшәгән күк башка...
Язмыш инде күптән язылгандыр...
Минем чәчем инде бәйләнгән.
Нәни кызым елмаюын күрү
инде зур бәйрәмгә әйләнгән.
"Әттә патит кирәк, мутик кирәк!
Мин, әтием, сине яратам!"
Нинди бәхет ишетеп яшәү һәркөн,
Шундый сүзләр газиз балаңнан.
Кызчыгымның нәни куллары
Муенымны кочып ала да -
Мин күкләргә очкан кебек булам,
Яшәгән күк башка дөньяда.
Шундый нәни! Кайчак егыла да,
Елый - елый миңа сыена.
Мин юатам аны ... Ә уйларым:
"Бәхет бирче Раббым балама!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев