Авыл үзешчәннәре шәһәр халкына концерт күрсәтте
Бу юлы концерт Минзәлә шәһәренең Тукай урамы, 7нче йорт ишегалдында узды.
Кадрәк, Җәмәк, Каран-Азик, Наратлы-Кичү, Исәнгол авылы үзешчәннәре һәм мәдәният хезмәткәрләре шәһәр халкына үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр, шигырьләр сөйләделәр.

Тукай урамы, 7нче йорт ишегалды алдагы елларда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча булдырылган «Безнең ишегалды» программасы нигезендә төзекләндерелгән иде.

Алдагы еллардагы кебек, быел да, авыл үзешчәннәре җәй дәвамында шәһәребезнең җәмәгать киңлекләрендә һәм күпкатлы йортларның ишегалларында концертлар күрсәтәчәк. Безнең социаль челтәрләрдәге афишаларны карап барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев