Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Әдәбият һам сәнгать

Бәдриева Әлфия - "Әбием киңәшләре"

Йомшак куллы, ап-ак чәчле, Ул кеше иң сөйкемле! Башка юктыр бу дөньяда Минем әби шикелле. Якты йөзле, матур сүзле Әбиемә сокланам, Күпме җылылык һәм назны Ул үзендә саклаган! Нинди эшкә тотынсам да, Әбиемнән сорашам, Чөнки аның киңәшләре Миңа һәрчак булыша : "Эшләреңне башлаганда Бисмилла әйтеп башла, Үпкәләү һич әйбәт түгел,...

Йомшак куллы, ап-ак чәчле,

Ул кеше иң сөйкемле!

Башка юктыр бу дөньяда

Минем әби шикелле.

Якты йөзле, матур сүзле

Әбиемә сокланам,

Күпме җылылык һәм назны

Ул үзендә саклаган!

Нинди эшкә тотынсам да,

Әбиемнән сорашам,

Чөнки аның киңәшләре

Миңа һәрчак булыша :

"Эшләреңне башлаганда

Бисмилла әйтеп башла,

Үпкәләү һич әйбәт түгел,

Ул гадәтенне ташла!

Өең чиста, ямьле булсын,

Үзең бул сабыр, зирәк.

Матурлык ул туйда кирәк,

Татулык көн дә кирәк".

Әбием әйткән сүзләрне

Гел хәтердә тотамын.

Һәр киңәшен онытмыйча

Үтәргә тырышамын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев